Һадиуллин: Татарстанда әлегә яңа мәктәпләр төзү исемлеге расланмаган

2023 елның 16 сентябре, шимбә

Татарстанда әлегә яңа мәктәпләр төзү исемлеген расламадылар. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча фикер алышалар. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 47 нче утырышында хәбәр итте. Һадиуллин ассызыклаганча, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү республикада өстенлекле юнәлеш булып тора. Ул мәгариф оешмаларын төзү буенча яңа федераль программалар барлыкка килер дигән ышаныч белдерде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы төбәктә шулай ук педагоглар җитмәү күзәтелә, дип өстәде. Рус теле, математика, чит телләр буенча 425 укытучы җитми, нигездә, Казанда.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International