ТР Рәисе мәгариф программаларына “халык традицияләре” модулен кертергә кушты

2023 елның 15 сентябре, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үсеп килүче буын өчен мәдәни һәм белем -тәрбия өлкәсенә аерым игътибар бирергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Дәүләт Советына юлламасында белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу юнәлештә Казанда Халык сәнгать һөнәрләрен, һөнәрчелек һәм декоратив-гамәли сәнгатен торгызу, саклау, өйрәнү һәм үстерү үзәген төзү дә җитди ярдәм булырга тиеш.

Соңгы еллар дәвамында Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау өчен күп эшләр башкарыла, бигрәк тә "Яңарыш" фонды эшчәнлеге кысаларында, дип өстәде ул.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International