ТР Дәүләт Советы Фальковтан студентлар лагерьларын ремонтлау буенча федераль программа эшләүне сорый

2023 елның 15 сентябре, җомга

 Татарстан Дәүләт Советы Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка югары уку йортларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын реконструкцияләү турында мөрәҗәгать итәргә җыена. Карар парламентның 47 нче утырышында кабул ителде.

Аның сүзләренә караганда, югары уку йортларының спорт-сәламәтләндерү лагерьлары  студентларны сәламәтләндерүдә һәм тәрбияләүдә мөһим роль уйный, әмма аларның матди базасы искергән, корпуслар тузган, территорияләрне төзекләндерү таләп итә. Татарстандагы  тугыз вузның 12 студентлар лагере бар, алар федераль милек булып санала. Аларның бишесе искергәнгә күрә эшләми, ә калганнары ремонт таләп итә, дип ачыклык кертте депутат.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International