Педагог һәм остаз елында «Педагог-психолог - 2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 17 нче тапкыр һәм ул Мәскәүдә узачак. Ярышта катнашырга илнең 89 төбәгеннән вәкилләр чакырылган. Конкурсны гамәлгә куючы - Россия Мәгариф министрлыгы. 21 сентябрьдән конкурсантларның шәхси кабинетларында урнаштырылган читтән торып конкурс сынаулары бәяләнәчәк. Көндезге этаплар 1 октябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак. Педагогларны "Блиц-интервью" һәм "Мастер-класс" сынаулары көтә. Суперфиналга чыгачак 15 лауреат "Профессиональ кейс" сынауларында үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтәчәк. Башка катнашучылар өчен мәгариф һәм фәнни-гамәли чаралар оештырылачак.
Җиңүченең исемен, призерларны һәм лауреатларны 5 октябрьдә конкурсны ябу тантанасында әйтәчәкләр