Аспирантларны максатчан укуга кабул итүгә үзгәрешләр кертелә

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2024/25 уку елының кабул итү кампаниясеннән башлап, заказчылар конкурста катнашуга кандидатларның санын  күбрәк  җибәрә алачак. максатчан укытуга  керү конкурсында катнашып, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар белән заказчы килешү төзиячәк.

Әлеге яңалыклар күпләргә максатчан белем алу мөмкинлеген тәэмин итәчәк,  абитуриентлар санын арттырачак. Инициатива фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны адреслы әзерләүнең сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыра, алар заказчы тармак оешмаларына, шул исәптән фән һәм техниканы үстерүнең өстенлекле юнәлеше белән шөгыльләнүчеләргә дә файдалы булачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International