НГПУ Технопаркы базасында Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе белән берлектә «Знание. Учитель» форумы узды. Форум башланыр алдыннан кунакларны НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, югары уку йорты 6 нчы тапкыр «Знание» мәйданчыгына әверелә. Бу юлы булачак укытучылар алдында форум спикеры, театраль остаханәнең сәнгать җитәкчесе, карьераны үстерү һәм эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе, театр сәнгате һәм актерлык осталыгы өлкәсендә эксперт Николай Кодинов чыгыш ясады.
Мастер-класста булачак укытучылар режиссерлык осталыгын үзләштерде, алар укучының иҗади потенциалын ачарга, баланың шәхесен төрле яклап үстерү өчен иҗат элементларын педагогик эшчәнлеккә кертергә ярдәм итәчәк.