Беренче чирек ахырына Казанның һәр мәктәбендә "Беренчеләр хәрәкәте" клубы барлыкка киләчәк

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бу хакта “Татар-информ”га ТР Дәүләт Советы депутаты, “Беренчеләр хәрәкәте” Казан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев хәбәр итте.

"Әлегә бездә 50 дән артык беренчел хәрәкәт бүлеге ачылды. Безнең бурыч беренче чирек ахырына кадәр һәр мәктәпне колачлау, алар 200дән артык. Хәзер без бу эшне актив алып барабыз, укучылар  үзләренең катнашуы турында карар кабул итә ", - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше. Бүген Казанда «Беренчеләр хәрәкәте»нә беренче багышлау узачак, оешмага 100дән артык кеше керәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International