Көллият студентлары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре башлана

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Урта һөнәри белем бирү оешмаларында Бөтенроссия тикшерү эшләре ( ВПР)  чоры башлана. ВПР ны,  15 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр,  көллияткә төп гомуми белем базасында, ягъни 9 сыйныфтан соң килгән студентлар язачак. Ул беренче курс студентлары өчен, шулай ук гомуми белем бирү предметларын өйрәнүне тәмамлаучылар өчен үткәрелә (кагыйдә буларак, бу 2 яки 3 курс).

ВПРны барлыгы  урта һөнәри белем бирү оешмаларының  1,5 миллионнан артык укучысы  язачак. Урта звено белгечләрен әзерләү программалары студентларына аларның белгечлеге өчен профильле фәннәр буенча эш язарга кирәк булачак. Көллият аларны әлеге исемлектән мөстәкыйль рәвештә сайлап ала: рус теле, математика, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, немец, француз), информатика.

Ләкин бу әле барысы да түгел. Шулай ук аларны социаль-гуманитар фәннәр буенча бердәм тикшерү эше көтә, ул үз эченә тарих, география, җәмгыять белеме һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен ала ("белем бирүнең метапредмет нәтиҗәләрен бәяләү белән эш"). Һәр курс өчен тикшерү эше, белгечлеккә бәйсез рәвештә, бер көн эчендә уздырылырга тиеш. Чит телләр буенча ВПР бары тик компьютерларда гына башкарыла. Шулай ук,  беренче курслар өчен информатика буенча биремнәрнең бер өлеше  электрон форматта үтәләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International