2023 елның 19 сентябреннән 15 октябренә кадәр Татарстан укучылары өчен «Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы узачак. Ул “Куркынычсыз сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә үткәрелә һәм юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрендә мәктәп укучыларының һәм аларның ата-аналарының хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Олимпиадада катнашу бушлай. Биремнәрне компьютерда, планшетта яки смартфонда башкарырга мөмкин.
Биремнәрдә юлда реаль хәлләр модельләштерелә, ә катнашучылар дөрес җавап табарга тиеш. Төрле яшь категорияләре өчен тиешле авырлыктагы биремнәр уйланылган. Олимпиадада катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар алачак.
Тулырак мәгълүмат белән https://dorogi.uchi.ru. олимпиадасы сайтында танышырга була.