Казанга DigitalSkills 2023тә катнашырга Кытай, Казахстан һәм Үзбәкстаннан 47 катнашучы киләчәк

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

20сеннән 23 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында, «Казан Экспо» да, DigitalSkills 2023 цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионаты узачак. Ярышларда Россиядән генә түгел, ә дустанә чит дәүләтләрдән 338 айтишник катнашачак. Ярышлар мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә 30 компетенция буенча үткәреләчәк.   Казахстан, Кытай, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан 47 конкурсант үзара ярышачак.Ә  Әрмәнстан, Беларусь, Бразилия, Гана, Һиндстан, Индонезия, Иран, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Филиппин һәм ЮАР, шулай ук Казакъстан, Кытай, Кыргызстан һәм Үзбәкстаннан катнашучылар дистанцион форматта чыгыш ясаячак.

Конкурсантларның һөнәри осталыгын 250 дән артык эксперт бәяләячәк, шуларның 24ен чит ил илләр тәкъдим итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International