Казанның 175 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Багир Шәрәфиев карате-сетокан буенча дөнья чемпионы булды. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
Халыкара беренчелектә Россия җыелма командасы пьедесталда барлык өч урынны да алды, медальләрне дүрт ел эчендә беренче тапкыр яулады. Багир, халыкара класслы ике спорт мастеры, Россия, Европа һәм дөнья чемпионатларында җиңүчеләр тәрбияләгән тренер Ралиф Шәрәфиевнең оныгы.