Татарстанның дүрт шәһәрендә «Абилимпикс-2023 » чемпионатының сайлап алу этабы старт алды

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Татарстанның дүрт шәһәреннән - Казан, Лениногорск, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләренең  берничә уку йортында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» Милли чемпионатының сайлап алу этабы ярышлары башланды.

Ярышлар Казан педагогика көллияте, Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте, Казан радиомеханика көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш үзәге, Н.В.Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте һәм В.Д.Поташов исемендәге техник көллият  базаларында уза. Ярышларда Татарстаннан  97 кеше катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International