«Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы» конкурсы 75 төбәктән педагогларны берләштерде

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

«Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсының финал сынаулары Россиянең ике төбәгендә уза: 72 мәктәп педагогы Карачай-Черкес Республикасына, 32 тәрбияче Төньяк Осетия - Алания Республикасына килде. 2023 елда конкурста Россия Федерациясенең 75 төбәгеннән  30 милләт вәкиле катнаша. Читтән торып этапта алар үз медиавизиткаларын тәкъдим иттеләр, педагогларга  көндезге этапта һөнәри осталыкларын практикада күрсәтергә туры киләчәк.

«Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсының тантаналы ачылышында сәламләү сүзе белән Россия Мәгариф министрлыгының Дәүләт сәясәте һәм гомуми белем бирү өлкәсендә идарә департаменты директоры Алексей Благинин чыгыш ясады. “Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесе 23 сентябрьдә тәмамланачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International