Казан педагогика көллиятендә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен семинар уза

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «От звука к букве» грамотасына әзерләү методикасы авторы Елена Колесникованың авторлык семинарлары старт алды.

Ике көн Казан педагогика көллияте базасында педагоглар белән берлектә балаларның сөйләм үсеше мәсьәләләре: балаларны хәрефләр белән таныштыру, иҗекләр, сүзләр, гади җөмләләр уку күнекмәләре турында фикер алышалар. Бу мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру белән бәйле.

Республикабызның мәктәпкәчә белем бирү эшләрен  алып баручы 300дан артык  белгеч һәм методист , логопедләр һәм тәрбиячеләр  авторлык семинарлары эшендә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International