Ятим балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләр«Вернуть детство» фестивалендә катнашты

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

14-16 сентябрьдә Уфада инде традициягә әйләнгән Идел буе федераль округының «Вернуть детство» фестивале узды. Фестивальнең төп бурычларыннан берсе - ятим балалар өчен оешмаларның иҗади потенциалын һәм мәдәни белемнәрен үстерү.

Конкурсантларны һәм аларның остазларын Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев сәламләде. Фестиваль 2009 елдан алып үткәрелә һәм 4 ел рәттән Башкортстан территориясендә уздырыла. Фестивальдә 14 төбәктән 400гә якын бала  - ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләр катнашты. Татарстан делегациясе  составында 33 тәрбияләнүче һәм 5 балалар йорты педагогы бар иде.

14 сентябрь көнне “Башкортостан” дәүләт мәдәният йортында фестивальне ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова катнашты.

Балаларга берничә көн дәвам иткән  бай программа тәкъдим ителде. Алар иҗатта, кул эшләрендә, спортта, музыкада, кулинариядә, интеллектуаль уеннарда үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурслардан һәм ярышлардан тыш, балалар өчен экскурсия һәм күңел ачу программасы әзерләнгән иде: «Россия-минем тарих» тарихи паркында булу, спектакльләр күрсәтү һәм кичке дискотекалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International