Казан тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина - “Туган тел тәрбиячесе” конкурсының финалисты

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 20 - 24 сентябрендә Төньяк Осетия-Алания Республикасы Владикавказ шәһәрендә  туган телдә  тәрбиячеләр өчен «Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы уза. Татарстан Республикасын «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсында «Туган телдә белем бирү һәм тәрбияләү төркеме тәрбиячесе-2023» номинациясендә җиңүче Айсылу Лотфуллина,  ул Казанның Вахитов районы 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә бүлеге тәрбиячесе. Исегезгә төшерәбез, профессиональ ярышның финалына 13 нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәрәева да чыкты. Хезмәттәшләребезгә https://vk.com/app7198399_213970634 сылтамасы буенча  кереп , тавыш бирүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз. Игътибар итегез, Алинә Шәгәраевага тавыш бирү “Укытучы 2” бүлегендә, ә Айсылу Лотфуллинга “Тәрбиячеләр” бүлегендә .

Педагогларыбызга барлык конкурс этапларын да уңышлы үтүләрен телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International