Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы һәм DigitalSkills-2023 цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионаты ачылды. Тантанада Рәис Рөстәм Миңнеханов, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, РФ транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов, Һөнәр һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Kazan Digital Week - цифрлы үсеш өлкәсендәге иң актуаль бурычларга юнәлтелгән нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчык. "Kazan Digital Week федераль статус алды. Моның өчен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга зур рәхмәт. Цифрлаштыру мәсьәләләренә ул аерым игътибар бирә. Форумда тәкъдим ителгән бар нәрсә дә гамәли характерда», - диде ТР Рәисе.
Максут Шадаев билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week ИТ-өлкәнең әйдәп баручы вәкилләрен берләштерүче иң зур мәйданчык булды. "Елдан-ел экспонент-компанияләр саны арта. Бу цифрлаштыруның бездә темплар җыя баруы турында сөйли. Иң мөһиме - бу мәйданчыкта тармакның яңа трендлары турында фикер алышалар. Бу чараны оештырган өчен Татарстанга рәхмәт белдерәсем килә», - диде министр.