Рөстәм Миңнеханов Татарстан вузларында күбрәк IT-белгечләр укытырга өндәде

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда IT-белгечлекләр буенча югары уку йортларын тәмамлаучылар саны быел 4,5 мең кешегә җитте, әмма бу гына аз, уку йортларына үз күрсәткечләрен яхшыртырга кирәк. Бу хакта Kazan Digital Week форумының пленар сессиясендә Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов белдерде. "Соңгы елда IT-белгечләр әзерләү 4,5 мең кешегә кадәр артты. Бу гына аз, безнең ихтыяҗ - елына 10 мең белгеч», - диде РТ Рәисе.Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда Иннополис университеты эшли, ул Россиянең иң абруйлы IT-вузларының берсе . Хәзер анда 35 илдән 1,2 меңнән артык студент белем ала.

РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе һәм инициативасы буенча илдә «Санлы икътисад» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International