Бу хакта Kazan Digital форумының пленар сессиясендә ТР Рәисе Р. Миңнеханов хәбәр итте.
"Мәгариф өлкәсендә шәһәр һәм авыл мәктәпләренең белем бирү ресурсларына тигез керүен тәэмин итү өчен быел Мәскәү электрон мәктәбе базасында яңа сервислар кертеләчәк. Укыту, җиһазландыру бара, бу эшне 1 гыйнварга кадәр тәмамларга уйлыйбыз», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү дәвам итә. Соңгы ике елда 36 мең данә ноутбук таратылган.