ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең цифрлы үсеш министры Максут Шадаев Digital Skills 2023 чемпионатын уздыру мәйданчыгын карадылар. Алар ярышларның төп мәйданчыкларында булдылар һәм катнашучылар белән сөйләштеләр.Пилотсыз очкычлар белән идарә итүгә багышланган мәйданчыкта алар Булат Нургалиевны очраттылар, ул күптән түгел Бөтенроссия ярышларында берничә бүләк яулаган иде, аннары ул Рәиснең кабул итү мәҗлесендә булды.
"О, бу бит безнең герой. Күп ярышларда җиңде», - дип тәкъдим итте малайны Миңнеханов, ә аннары үзенең осталыкларын күрсәтүне сорады.
Булат Нургалиев БПЛА белән идарә итү буенча мастер-класс күрсәтте, шулай ук республика җитәкчесенә VR-күзлек кидереп каратты.