Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Бер көнлек “бунт”
2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә ветераннарны төрле бәйрәм чараларына чакыру, хөрмәт итү – күптәннән традициядә. Быел да белем бәйрәменә барыбызны да җыйдылар.
3-4 яшьлек сабыйлар, башлангыч сыйныф укучылары, студентлар һәм укытучылар бик матур концерт-спектакль оештырдылар. Бу чараны барлык мәктәпләр өчен дә Белем бәйрәмен оештыру үрнәге итеп куеп булыр иде. Бар кешене дә котлап, ветераннарга чәчәк бәйләмнәре тапшыргач, педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова әле менә шушы уку елы алдыннан уздырылган капиталь ремонт нәтиҗәләре, укыту-тәрбия шартлары белән танышып чыгарга һәм чәй өстәленә чакырды.
Педагогия көллиятенең эче, тышы өр-яңадан тө¬зе¬гән¬дәй искиткеч матур булып үзгәргән. Укыту кабинетлары заманча итеп җиһазландырылган. Кыскасы, Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге булырлык барлык шартлар да тудырылган. Республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәтебезгә, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка, Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нә-зировка, төзүчеләргә һәм педагогия көллияте коллективына без, ветераннар, иң изге теләкләребезне теләп, рәхмәтләребезне җиткердек.
Иркен, җайлы бүлмәләргә күчерелгән Әлифба музеен да карадык. Ә менә актлар залына килеп кергәч, моннан 30 ел элек педучилищеның төзелә башлаган чагы искә төште. Ул вакытларда Арча төзелеш оешмалары бик сыек, аякка басып кына килә. Төзелеш материаллары дефицит, җитеш¬ми. Казандагы бер силикат кирпеч заводыннан, чират торып, кычкырыша-сугыша, кирпеч ташыйбыз. Сыйфатлы кызыл кирпеч яки “облицовочный” дигәннәре юк иде. Тө¬зелеш оешмасында техника юк дәрә¬җәсендә, җитешми. Сыйфатлы итеп кирпеч салучылары да.
Ул заман өчен 782 укучылык мәктәп проекты белән төзелә торган бу бина – республикадагы авыл районнарында төзелеп килүче иң зур мәгариф объектларының берсе иде. Кимендә айга бер тапкыр “Татсельстрой” начальнигы, җитәкчеләр килеп “планерка” уздырып китәләр. Менә 1984 елның көзе, төп бинада эчке эшләр бара, ә без актлар залын төзергә тотынабыз. Проект буенча зал кечкенә – 200 урынлык кына. Ул вакытта ук педучилищеда мең¬гә якын студент укый. Төзелеш вакытына “ташчы” профессиясен үзләштергән югары квалификацияле укытучыларыбыз ул вакытлар өчен бик кыю тәкъдим кертәләр: төзелешне туктатабыз, иртәгә җитәкчеләр килә алардан актлар залын ике тапкыр зурайтып төзүне сорыйбыз. Зурайту өчен урын да бик җайлы, эш күләме дә әллә ни артмас иде.
Килделәр. Фикерне тыңладылар. Безнең теләкне берничек тә үтәп булмаячагын аңлаттылар: проектны үзгәртү өчен Мәскәүдән рөхсәт алырга кирәк, ул үзе елга якын вакытны сорый, ә без болай да төзелеш срокларына сыеша алмыйбыз, өстәвенә төзелеш материаллары да җитешми. Шуларны аңлаткач, төзелешне бер көнгә туктатып, “бунт” ясап утырган өчен бик каты шелтәләделәр.
Менә хәзер яңа актлар залында басып торабыз. Нәкъ моннан 30 еллап элек без хыялланганча ике тапкыр зурайтылган, 400 урынлы булган, зәвыклап җиһазландырылган. Һәм шул ук вакытта педагогия көллияте бинасын капиталь ремонтлаганда актлар залын зурайту, үзгәртү өчен проектын Мәскәүгә дә җибәрергә туры килмәгән. Мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов, район башлыгы А.Нәзиров, төзелеш оешмасы җитәкчесе З.Гарифуллин, бу эшнең мөһим икән¬леген аңлап, киләчәккә карап, урын¬да хәл итәләр, гамәлгә ашыралар.....
Ватаным Татарстан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз