Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Җылы түшәкнең бәясе арта
2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе
Студентларны яңа уку елы «шатлыклы» хәбәр белән каршы алды: 1 сентябрьдән тулай торак өчен түләүләр барлык чикләүләрдән арыначак. Элек түләүнең бәясе стипендиянең биш процентын тәшкил итсә, хәзер ул төбәккә яки уку йортының үз сәясәтенә карап, төптән үзгәрәчәк.
Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы яңа законы буенча, дәүләт югары уку йортларының торак-коммуналь чыгымнарын элеккегечә капламаячак. Шуңа да барлык уку йортлары да, үз мәнфәгатьләренә һәм чыгымнарына карап, тулай торак өчен бәяне үзләре билгеләячәк. Әйтик, күп кенә төбәкләрдә тулай торакларның 80 проценты – совет заманыннан калган, ремонт таләп итүче иске биналар. Димәк, андыйларда бәя өр-яңа яисә капиталь ремонт ясалган тулай торакларныкына караганда әллә ни артык күтәрелмәячәк. Мәсәлән, Казан (Идел буе) федераль университетының Универсиада авылында яшәүче студентлары җылы түшәкләре өчен аена 180 сум түләячәк, бу исә узган елгы бәядән өч тапкырга артыграк. Ә менә шул ук уку йортының иске биналарында, ягъни студентлар шәһәрчегендә яшәүчеләр быел кесәләреннән аена 80ешәр сум акча гына чыгарачак.
Шулай ук һәр уку йорты әлеге түләүләрнең бер өлешен студентларга кире кайтару мәсьәләсен дә үзе хәл итәчәк. Компенсацияләр студентның матди хәленә һәм укуына карап билгеләнәчәк. Социаль стипендия алучылар исә тораклары өчен дә махсус ташлама белән түләргә мөмкин, тик бу да университет җитәкчелеге яисә профсоюз карамагында.
Төп бәя белән беррәттән электр җиһазлары өчен дә аерым түләү бар. Әгәр дә студентның электр чәйнеге, үтүк, суыткыч, ноутбук кебек техникасы булса, торак өчен бәя дә бермә-бер артачак – бер ай яшәү бәясе 300-400 сумнар тирәсе тәшкил итәчәк. Тик бу саннар, Ерак Көнчыгыш федераль университетының тулай торак өчен бәяләре белән чагыштырганда, пүчтәк кенә. Анда бер ай өчен 2900 һәм өстәмә хезмәтләр өчен бер мең сумнан артык акча чыгарып бирергә туры киләчәк. Әлеге бәягә башкалабыз студентлары, берничә кеше тупланып, фатирга керә алалар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Россиядә студентларның 85 проценты тулай торак белән тәэмин ителгән, калган унбише фатирларда яки туганнарында торырга мәҗбүр.
Шахри Казан
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз