Казанда А.С. Пушкин һәйкәлен ачтылар

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

18 октябрь көнне Казанның 93 нче гимназиясе территориясендә бөек рус шагыйре А.С.Пушкинга һәйкәл куелды.  2023 елда әлеге гимназиянең мәктәп берләшмәсе инициативасы белән  уку йортына Александр Сергеевич Пушкин исеме бирелде. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру буенча Федерация Советы комитеты әгъзасы Алекснадр Терентьев, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, иҗади берлекләр һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International