2023 елда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионат финалының 49 компетенциясе исемлегендә биш яңа номинация тәкъдим ителәчәк: «Туңдырма әзерләү», «Пицца әзерләү остасы», «Башкару осталыгы (вокал)», «Электропривод и автоматика» һәм «Звукорежиссура». "Абилимпикс" чемпионаты финалы Мәскәүдә 20 октябрьдә старт ала, аның девизы - "Чиксез мөмкинлекләр!". Бу хакта “Абилимпикс - 2023”илкүләм чемпионатына багышланган матбугат конференциясе барышында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Виктор Неумывакин сөйләде.
Виктор Неумывакин инвалид һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионат финалында катнашучы Россиянең 76 төбәгеннән бәйгенең региональ этапларында 750 җиңүче булачак, дип хәбәр итте. Чемпионатка беренче тапкыр Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре командалары кушылачак.