Ике йөзләп Чаллы укучысы яшь педагоглар сафына керде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

НГПУның универсаль педагогик компетенцияләр Технопаркы базасында укучыларны яшь педагогларга багышлау тантанасы узды. Яңа уку елында психолог-педагогик сыйныф укучылары сафына ике йөзгә якын Чаллы  укучысы керде.

Укучыларны истәлекле вакыйга белән хөрмәтле кунаклар: Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова котлады. НГПУ ректоры  Әлфинур Галиәкберова яшь педагогларга символик укучы билеты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International