«Бу безнең гаилә» конкурсына теркәү дәвам итә

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Россия гаиләләре өчен "Бу безнең  гаилә" конкурсында катнашу өчен теркәү дәвам итә. Конкурс гаиләне уртак эшләр белән  берләштерүче проект. Чара актив тормыш позициясе булган, һәрьяклы үсештә,  кызыксынучан гаиләләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен уздырыла. Аны оештыручы булып "Россия - мөмкинлекләр иле" АНО тора. Конкурста дүрт кешелек гаиләләр катнаша ала (кимендә өч буын вәкилләре - балалар, ата-аналар, әби-бабайлар).

Гаилә командасы составына, һичшиксез, алты яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучы керергә тиеш, аның мәнфәгатьләрен ата-ана яисә законлы вәкил тәкъдим итә. Конкурста катнашуга теркәлү агымдагы елның 4 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

 "Бу безнең  гаилә" конкурсы турында тулы мәгълүматны белү өчен  аның рәсми сайтында теркәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International