Чаллыда капиталь ремонттан соң Үзәк балалар модель китапханәсе ачылды. Теләсә кайсы, хәтта иң заманча китапханәдә дә иң мөһиме - китаплар. Проект кысаларында китап фонды яңартылган. Төрле авторларның һәм төрле юнәлешләрдәге 1650 нөсхә яңа китап сатып алынган.
Китапханә шулай ук эшләү, ял итү һәм аралашу өчен уңайлы урын тәкъдим итә, шулай ук сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус шартлар тулырылган.
Балалар өчен уен зоналары каралган, анда дуслар белән вакыт уздырырга яки өстәмә чынбарлык элементлары булган белем бирү уеннары уйнарга мөмкин. Бу балаларга үсәргә һәм укырга мөмкинлек биреп кенә калмыйча , укыту процессын мавыктыргыч һәм нәтиҗәле дә итә .