2023 елда Тататрстанның 5 балаларны сәламәтләндерү лагерена керү юлларын төзекләндерәчәкләр

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

«Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр килү юлларын ремонтлау» программасы буенча быел дүрт балалар лагерена юллар ремонтланган, ел ахырына кадәр тагын бер учреждениегә юл салыначак.  

"Татарстанда балалар лагерьларына керү юлларын ремонтлау программасы 2019 елдан Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. Шул вакыт эчендә 51 объектка юллар ремонтланган -  бу 67,9 чакырым . Быел дүрт учреждениедә эшләр тулысынча төгәлләнгән, шулай ук Кама Тамагы районында “Аргамак” лагере янындагы юлны ремонтлау эше дәвам итә. 2023 елга программаны гомуми финанслау өчен  250 млн сум каралган », - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Денис Лулаков.

Быел "Җәй" республика үзәгенең "Хыял" лагерена 5 чакрым озынлыктагы юл, Мөслим районында “Шифа” балалар сәламәтләндерү лагерена 200 метр юл ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International