Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты һәм Төрекмәнстан дәүләт физик культура һәм спорт институты хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.
Документта каралганча академик алмашу, ике югары уку йорты арасында уртак фәнни-тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру, фәнни һәм мәгариф конференцияләрендә, семинарларда катнашу һәм спортның төрле төрләре буенча спорт чараларын уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, лекцияләр уку өчен укытучылар алмашу , шулай ук студентлар һәм аспирантлар белән стажировкалар уздыру каралган.