Мәктәп укучылары өчен«Смотри, это Россия!» видеоблогерлар конкурсына теркәлү башланды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Конкурска теркәлү 17 октябрьдә порталда старт алды һәм 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Видеороликлар 23 октябрьдән кабул ителә башлый. Режиссерлар, продюсерлар һәм блогерлар барлык теркәлгән катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Җиңүчеләр декабрьдә ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Тулырак мәгълүмат проект сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International