Түбән Камада “Ватанны якларга әзер” яшь патриотларның Бөтенроссия слеты кысаларында «Равнение на Победу» яшьармияче отрядлары арасында республика ярышлары финалы узды. Ярышлар Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында узды. Чараны оештыручылар - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия. Турнирда 20 команда, 100 укучы катнашты. Командалар алты дисциплинада ярыштылар.
Түбән Кама районының Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия командасы гомумкоманда зачетында җиңүче булды, 2 нче урынны Казан шәһәренең Совет районы татар телендә белем бирүче 149 нчы лицей командасы, 3 нче урынны Мамадыш районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы алды.