«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре эше системасында табигый-фәнни белем яңарту

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

13 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Саба районының Мәгариф идарәсе белән берлектә, милли проектларны гамәлгә ашыруны алып баручы мәгариф бүлекләре методистлары һәм белгечләре өчен «Заманча белем бирү мохитен булдыру кирәкле шарт буларак» республика семинары уздырды. Чара Саба районының сәләтле балалары өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомумбелем бирү интернат мәктәбе базасында оештырылды.

  Семинарда “Үсеш ноктасы” үзәкләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән файдаланып, табигый-фәнни юнәлешле программаларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру мәсьәләсен карадылар. Мәктәп педагоглары химия, физика, биология буенча иң яхшы дәрес фрагментларын күрсәттеләр. Әлеге юнәлештәге дәрестән тыш чаралар күрсәтелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International