RuCode Бөтенроссия ИТ-фестивалендә җиңүчеләр арасына Татарстан вәкилләре дә керде

2023 елның 20 октябре, җомга

Ясалма интеллект һәм алгоритмик программалаштыру буенча RuCode бөтенроссия фестивале йомгак ясады: 16 җиңүче һәм «Ясалма  интеллект» һәм «Алгоритмик программалаштыру» треклары буенча 50дән артык призер билгеләнде.

Алар исәбенә Россиянең 18 төбәгеннән мәктәп укучылары һәм студентлар керде: Татарстан, Башкортостан республикалары, Карелия, Саратов, Мәскәү, Свердловск, Новосибирск, Түбән Новгород, Ульяновск, Мурманск, Волгоград, Красноярск, Томск һәм Курск өлкәләре, Удмурт Республикасы, Пермь, Приморье һәм Краснодар крае.

"Ясалма интеллект" трегында 13 төбәктән 45 команда катнашты - барлыгы 103 конкурсант. "Алгоритмик программалаштыру" трегында җиңү өчен илнең 43 төбәгеннән 471 команда көрәште - бу якынча 1,2 мең кеше.

Фестиваль финалы Россиянең 23 субъектында, шулай ук Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә узды. Ике көн эчендә масштаблы чарада 3 меңгә якын кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International