Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәп укытучылары «Татарча диктант» яздылар

2023 елның 20 октябре, җомга

Мәскәүнең Каюм Насыйри мәгариф-мәдәният үзәгендә СССР Герое Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәптә узган “Татар диктанты” акциясендә мәктәп укытучылары һәм татар теле курслары студентлары катнашты. Бу хакта Казан федераль университетының татар теле укытучысы, методисты Альбина Вәлиева сөйләде.Акциядә катнашучылар шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиевнең «Тимә, яшәсен!» әсәреннән өзек яздылар.

Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә «Татарча диктант» грамоталыгын тикшерү буенча ел саен уздырыла торган Бөтендөнья белем бирү акциясе 13 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр барды. Теләүчеләрнең барысы да үз белемнәрен онлайн-форматта да тикшерә алган. Нәтиҗәләрне diktant.tatar сайтында белергә мөмкин булачак - алар чара тәмамланганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International