2023 елның 18-19 октябрендә Казан федераль университетында "Цифрлы дидактика: инсайтлардан алып реаль технологияләргә кадәр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Педагог һәм остаз елы кысаларында уздырыла һәм цифрлы мәгариф чишелешләре өлкәсендә педагогик тәҗрибә алмашуны максат итеп куя. Конференцияне оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Үзәкнең партнерлары ярдәмендә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының EduTech цифрлы мәгариф технологияләре үзәге.
Конференция ачылышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимирхан Алишев, КФУның мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты директоры Солтан Нуретдинов, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының мәгариф эшчәнлеге буенча директор урынбасары Гөлназ Ижбаева катнашты.
Конференциягә мәктәпкәчә, башлангыч, урта һәм югары белемнең педагогик хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм мәгариф оешмалары директорлары, шул исәптән Казан федераль университеты студентлары, Казаннан, Новосибирскидан, Түбән Тагилдан, Екатеринбургтан спикерлар чакырылган иде.