Югары мәктәп өчен Россия тарихы буенча яңа дәреслек текстын әзерләү башланды һәм ул РАН галимнәре тарафыннан ныклап әзерләнә. Бу хакта Тобольскидагы тарих укытучыларының икенче милли форумында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков белдерде.
Министр сөйләгәнчә, укытучыларга уңайлы булсын өчен, яңа дәреслек курсның структурасы нигезендә 30 бүлектән торачак. Фальков билгеләп үткәнчә, авторлар тарафыннан төрле компонентлы дәреслекләр вариантлары эшләнә, студентларның махсуслашуына бәйле рәвештә - инженер эше, транспорт, медицина, халык мәгарифе, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка юнәлешләр тарихы буенча. Тулаем алганда, дәреслек тугыз предмет өлкәсе буенча әзерләнә.