Казан дәүләт мәдәният институтында Идел буе, Совет һәм Вахитов районнарының театр түгәрәкләре җитәкчеләре һөнәргә яраклылыкка имтихан тапшырдылар.
Мәктәп театрлары булдыру федераль программасы кысаларында педагоглар интенсив узды. Укуны вахтанг мәктәбе вәкиле, театр педагогы, актер һәм режиссер (Мәскәү шәһәре) Олег Хрычев үткәрде. Белем бирүнең уникаль системасын Олег Хрычев Татарстан педагоглары өчен махсус эшләгән. Ул режиссура нигезләренең биш еллык курсын һәм актерлар осталыгының дүрт еллык курсын 120 сәгать интенсив белән тутырган.
Курсларны уңышлы үткән театраль түгәрәкләр җитәкчеләренә квалификация күтәрү турында федераль үрнәктәге сертификатлар биреләчәк.