«Абилимпикс» илкүләм чемпионатының финалын ябу тантанасы 2023 октябрьдә Мәскәүдә узды. Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан Республикасы җыелма командасында 80 медаль, шул исәптән төп компетенцияләр буенча 76 һәм презентация буенча 4 медаль: 26 алтын, 37 көмеш, 17 бронза яулады. Татарстан Республикасы “Абилимпикс” чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында 2 урынны алды. Беренче урын Мәскәү җыелмасы, өченче урын Мәскәү өлкәсе командасында.
“Абилимпикс” чемпионаты финалында Россиянең 76 төбәгеннән 750 конкурсант өч категориядә: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр катнашты. Чемпионатта Татарстан Республикасын 48 төп һәм 2 презентация компетенциясе буенча 113 конкурсант тәкъдим итте.