ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика ярдәме буларак степендия алачак , югары уку йортларында көндезге тәртиптә укучы студентлар исемлеген раслады. Указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тәкъдимен карап, 2023 елның 1 сентябреннән укытуның бөтен чорына Рәис стипендиясе билгеләргә», - диелгән документта.
Студентларның ике исемлеге әзерләнә, берсе республика территориясендә даими яшәүче һәм икечесе башка төбәкләрдән килүчеләр өчен .