Татарстанның 14 көллияте һәм техникумы «Профессионалитет» проектының Бердәм ачык ишекләр көнендә катнашты

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

21 октябрьдә үткән Бердәм ачык ишекләр көне укучыларны һәм аларның ата-аналарын заманча урта һөнәри белем бирү системасы белән таныштыруга, федераль проектның «Профессионалитет» концепциясен тиражлауга багышланган  иде. Чаралар программасына 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышын үткәрү  дә кертелгән иде. Ата-аналар бергәлеге алдында сәламләү сүзе белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, һөнәри белем бирү оешмалары директорлары, эш белән тәэмин итүче предприятиеләр җитәкчеләре чыгыш ясады. 

                    Укучылар өчен «Алабуга» МИЗ укыту остаханәләре базаларына  «КАМАЗ» ГАҖ, В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, «Шешмаойл» ИК ҖЧҖ, «Таһир-Холдинг» ҖЧҖ, «Восток» ҖЧҖ, «Бозкурт» ҖЧҖ һәм кластерлар составына керүче башка предприятиеләргә  интерактив экскурсияләр оештырылды.

                    Соңыннан укучылар һәм аларның ата-аналары, укытучылар, индивидуаль тәртиптә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International