«Рус теле - милләтне үстерү чарасы»: Казанда рус теле укытучылары форумы узачак

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

 Казанда 2 ноябрь көнне рус теле укытучылары форумы узачак. Чараны “Татар-информ”үткәргән  матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева игълан итте. Хәзерге җәмгыятьтә рус телен үстерү турында , Чаллының  26 нчы гимназиясенең  рус теле һәм әдәбияты укытучылары Ксения Макария һәм Юлия Богданова, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүчеләр Камилә Галимуллина, Карина Антонова, Сафия Газизуллина фикер алыштылар.

                    Быелның 1 сентябреннән, дип искәртте Татьяна Алексеева, төбәк мәктәпләре бердәм белем бирү программалары буенча эшли башлады. Хәзерге вакытка, аның сүзләренчә, барлык уку йортлары да төрле белем бирү предметлары буенча бердәм программаларга яңа дәреслекләр белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International