Казанның 2 нче татар гимназиясе территориясендә остазлык мәктәбе төзиячәкләр

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Казанның  Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә, 529 млн сумга остазлык мәктәбе төзиячәкләр. Заказчы  ТР Главинвестстрой. Җир һәм  эретеп ябыштыру эшләре, нигез һәм фундаментлар, конструкцияләр төзү, түбә ябу, эчке бизәкләү һәм фасад эшләре, су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү һ.б.

Тендерда катнашу өчен  гаризалар 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Башкаручыны 1 ноябрьдә билгелиләр. Барлык эшләр 2024 елның 1 декабренә кадәр эшләнергә  тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International