“Урман иле”ндә эшләр 2023 елның февралендә башланган иде .Төзүчеләр 1,2 мең кв. м. асфальт юл, 4 мең брусчаткалар салганнар. Шулай ук территорияне яшелләндерүгә әзерләгәннәр, 8,5 мең кв. метр мәйданда үлән чәчелгән. Белгечләр электр челтәрләрен тулысынча яңартканнар, 100 данә урам яктырткычы һәм 30 данә видеокүзәтү камерасын урнаштырганнар. Лагерь периметры буенча 880 метр койма коелган. Шулай ук алты беседка, 20 эскәмия, өч навигация, трибуна, фотозона һәм стела куелган.
Моннан тыш, канализация һәм су белән тәэмин итү системалары тулысынча яңартылган, яңа контроль-үткәрү пункты бинасы төзелгән һ.б. эшләр башкарылган.
Ачылу тантанасында Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, ТР ЮХИДИ вәкиле Илдар Салихҗанов һәм башкалар катнашты.