Казанда «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион тәҗрибә» Бөтенроссия конференциясе узачак

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

2023 елның 26-27 октябрендә       ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгарифне үстерү институты «Белем бирүдә  остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә. Конференциянең максаты: мәктәпләрдә, югары уку йортларында, өстәмә һәм урта һөнәри белем бирү системасында, сәләтле яшьләр белән эшләгәндә, шулай ук белем алуда кыенлыклары булган мәктәп укучылары белән эшләгәндә, учреждениеләргә, оешмаларга, методистларга, педагогларга стратегияләр һәм остазлык эшчәнлеге технологияләрен сайлауда булышлык күрсәтү. 

Конференциядә катнашуга мәгариф идарәсе органнары вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, балаларга өстәмә белем бирү системасында, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасында эшләүче җитәкчеләр һәм педагоглар,  Россия Федерациясе субъектлары мәгарифен үстерү институтлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International