27 октябрьдә мәгариф өлкәсендә «ПРО Образование - 2023» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү тәмамланачак. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, индивидуаль журналистлар, блогерлар, шулай ук белем бирү тематикасы буенча материалларны бастыручы педагоглар һәм социаль челтәрләрдә мәгариф оешмалары берләшмәләре катнаша ала.
Конкурска инде 1500дән артык гариза кергән. Гариза бирергә һәм номинацияләрнең тулы исемлеге белән конкурсның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Катнашучыларның эшләрен экспертлар советы бәяләячәк һәм финалистлар исемлеген формалаштырачак.
Абсолют җиңүчеләр исемнәре 7 декабрьдә Мәскәүдә конкурска йомгак ясау тантанасында билгеле булачак. Иң яхшы эшләр авторларына бүләкләрне Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре, шулай ук танылган журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тапшырачак.