"Абилимпикс-2023" илкүләм чемпионатында 441 кеше җиңүче булды

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Чемпионат 2023 елның 20 октябреннән 23 октябренә кадәр Мәскәүнең  «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә, шулай ук  мәгариф оешмалары мәйданчыкларында узды. Быел чемпионат "Чиксез  мөмкинлекләр!" девизы астында узды. Чемпионатта Россия Федерациясенең 77 субъектыннан 769 кеше катнашты, шулардан 258 укучы, 251 студент һәм 260 белгеч.

Быелгы чемпионатта Россиянең яңа төбәкләреннән - Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан конкурсантлар катнашты. РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов   хәрәкәткә бу регионнардан  да катнашучылар кушылуның әһәмиятен ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International