Татарстанның 11 меңнән артык укучысы эшкуарлык нигезләрен өйрәнделәр

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Укулар гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшлекле уен форматында узды. Балалар эшкуар портретын төзеделәр һәм махсус тестлаштыру уздылар, шулай ук үз проектларын тәкъдир иттеләр (алдан бизнес-план әзерләп һәм PR-кампанияне эшләп).

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда икенче ел «Мәктәп бизнес-старты» масштаблы республика программасы гамәлгә ашырыла. Аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International