Көзге каникулларда Татарстан лагерьларында 18 мең бала ял итәчәк

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

                    "Бүгенге көндә Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе хезмәттәшләре, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм башка структуралар белән бергә әзерлек эшләре бара", - диде әңгәмәдәш.

Җәй дәвамында лагерьларда Татарстаннан 150 мең бала ял иткән, бу еллык гомуми планның 91%ын тәшкил итә. Садыйков билгеләп үткәнчә, калган өлеше көзге һәм кышкы каникуллар чорына калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International