"Сферум" уку профилен кулланучылар саны 15 миллионга җиткән

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

"Сферум" укыту профиленнән VK Мессенджерда 15 млн педагог, укучылар һәм ата-аналар катнашкан . Сервисны  кулланучылары саны узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга арткан. Бер ел эчендә "Сферум" да теркәлгән педагоглар саны 3,7 тапкырга арткан, аларның саны 1,8 млн тәшкил иткән, тоташтырылган мәгариф оешмалары саны өч тапкыр диярлек арткан,  88 меңгә җиткән.

"Сферум"ны кулланучы  10 актив регионга Ямал-Ненец, Ханты-Мансы һәм Ненец автоном округлары, шулай ук Пенза, Оренбург, Владимир, Кемерово, Белгород, Самара һәм Ярославль өлкәләре кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International