Казан тимер юл вокзалында инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Абилимпикс" илкүләм чемпионатыннан кайтучы Татарстан җыелма командасын флаглар, шарлар, уенчыклар белән каршы алдылар. Республика җыелма командасы, Мәскәүдән соң, гомумкоманда зачетында икенче урынны алды.
Без бүген , " Токарные работы на станках с числовым программным управлением“ компетенциясендә чыгыш ясаган биш егетне - мәктәп укучыларын, студентларны һәм яшь белгечләрне каршылыйбыз. Безнең барлык өч категория буенча призлы урыннар бар - икесе беренче, берсе икенче. Укучылар бу ярышка озак әзерләнделәр, "Абилимпикс"та беренче ел гына катнашмыйлар, - дип сөйләде "Татар-информ"га Виктор Поташов исемендәге техник көллиятнең профориентация секторы мөдире Алия Рәшитова.